2020 елның 17 июлендә Кайбыч муниципаль районында АСК оешмалары арасында урып-җыю техникасын 2020 елга урып-җыюга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча кабул итү булды. Комиссия составында «РФА Казан фәнни-тикшеренү институты» ФДБУ җитәкчесе М.Ш.Таһиров, хезмәтне саклау секторы мөдире А.В.Архиреев, район башлыгы А.И.Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Р.М.Камалетдинов, механикалаштыру буенча консультант Р.С.Тимергалиев, Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы М.Н.Серебряков, игенчелек буенча консультант Ю.Г.Осипов, шулай ук хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре бар иде. Комиссия ашлык җыю комбайннарының әзерлеген тикшерде, урып-җыю эшләрен башкарганда хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләре өйрәнелде, урып-җыюның сыйфатына кагылышлы агротехник таләпләр һәм механизаторларга матди кызыксындыру шартлары турында җиткерелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 60 балл системасы буенча бәяләде, район буенча уртача күрсәткеч – 51,75 балл. Конкурс йомгаклары буенча беренче урын 57 балл җыйган «Кубня» агрофирмасы» ҖЧҖ бирелде, икенче урында – «Дубрава» агрофирмасы» ҖЧҖ һәм «Туган як-Агро» ҖЧҖ, өченче урында – «Подберезье» агрофирмасы» ҖЧҖ (гомуми балл – 49).
М.Н. Серебряков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге башлыгы.
