Ашлык җыю комбайннары – әзерлек сызыгында

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

2020 елның 17 июлендә Ютазы муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында уздырыла торган конкурс кысаларында урып-җыю комбайннарын 2020 елгы уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә кабул итү чарасы узды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, районның авыл хуҗалыгы идарәсе, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе һәм Россельхозцентр бүлекләре белгечләре составындагы комиссия районның 8 хуҗалыгында булды, бөртек җыю комбайннарының, ындыр табакларының һәм аларның җайланмаларының, агрегатларның туфракны төп эшкәртүгә әзерлек торышын, хезмәтне саклау, куркынычсызлык техникасы таләпләре, механизаторларны матди стимуллаштыру шартлары үтәлүен тикшерде. Конкурс нәтиҗәсендә комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 60 баллы система буенча бәяләде. Беренче урында – «АгроМир» ҖЧҖ, икенче урында – «Каракашлы» ҖЧҖ, өченче урында – И.М.Нәбиуллин КФХ.

  

Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International