17 июль көнне Чирмешән муниципаль районында «Сөлчә» ҖЧҖ базасында урып-җыю техникасының әзерлеге тикшерелде, «Уңыш-2020» уңышын җыю буенча семинар-киңәшмә узды. Семинарны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин ачып җибәрде, ул авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренә эшләре өчен рәхмәт белдерде, аларның авыр хезмәтләрен билгеләп үтте, яхшы уңыш алуларын теләде. Семинар эшендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ бүлеге башлыгы Илдар Зәйнулла улы Фәхруллин, КДАУ югары һөнәри белем бирү ФДБМУ гомуми инженерлык дисциплиналары кафедрасы доценты Геннадий Васильевич Пикмуллин катнашты.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Мирзаһит Гатин 2020 елгы уңышны җыеп алу үзенчәлекләре һәм агротехник таләпләр турында сөйләде. Шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре алдында нотыклар белән районның авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру һәм электрлаштыру буенча консультанты Радик Назыйров һәм районның дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Илнур Сәлахов чыгыш ясады.
Бер үк вакытта комбайннарның 2020 елгы уңышны җыеп алуга әзерлеген тикшерү комиссиясе дә эшләде. Комиссия составы: рәис – Фәнил Шәйхетдинов, Рәдиф Гайнуллин, Ильяс Гатауллин, Радик Нәзыйров, Илнур Сәлахов.
Тикшерү нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын – «ЧЕРЕМШАНАГРО» ҖЧҖ – Илшат Гозәеров;
2 урын – «АККИРЕЕВО» ҖЧҖ – Виктор Сутягин;
3 урын – В.А.Тепсуркаев КФХ – Висхан Тепсуркаев.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре өчен район үзешчәннәре концерты һәм фуршет өстәлләре оештырылды.
Илнур Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
