ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш визиты белән Аксубай муниципаль районында булды

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

2020 елның 17 июлендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Аксубай муниципаль районында эш визиты белән булды. «Волга-Селект» ҖЧҖ территориясендә комбайннар парады узды. Марат Җәббаров район авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре белән очрашты. Әзерлекне тикшерү кысаларында Аксубай районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы И.М.Бикмөхәммәтов тарафыннан һәр комбайнның документлары, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, тавыш сигналы һәм ут приборлары һ.б. булу-булмауга өстәмә рәвештә тикшерү уздырылды. Барлыгы 52 комбайн күрсәтелде, техника яхшы бәя алды.

 

 

Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Аксубай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International