Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә урып-җыю техникасының әзерлеген бәяләде. Механизаторлар, хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм белгечләре белән очрашуларда комиссия уңыш җыю чорында хезмәтне саклау буенча таләпләрнең һәм куркынычсызлык техникасы таләпләренең үтәлүенә игътибар юнәлтте, комбайнчыларның хезмәте өчен түләү һәм аларны матди яктан стимуллаштыру, авария-хезмәт күрсәтү бүлекләре белән комплектлану мәсьәләләре күтәрелде. Шулай ук хуҗалыкларда комбайннарның герметиклыгы да тикшерелде. Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны И.З.Исламов КФХ алды, икенче урында – «Родные края-Туган як» А/Ф ҖЧҖ, өченче урында – «Август-Мөслим» ҖЧҖ.
Рамил Зарафетдинов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.
