Сарман муниципаль районында ашлык җыю комбайннары кабул ителде

2020 елның 17 июле, җомга

16 июльдә районда ашлык җыю комбайннарын рәисе – «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ ректоры Айрат Вәлиев, «Казан дәүләт аграр университеты» ЮҺБ ФДБМУ инфраструктура үсеше һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректоры Наил Хәмидуллин, «Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының Сарман район бүлеге башлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге башлыгы Андрей Никитин, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге башлыгы Альберт Сәлахов һәм районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре составындагы комиссия кабул итте. Ашлык җыю комбайннарын кабул итүдә Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, район агрофирмалары белгечләре катнашты. Тикшерү вакытында ашлык җыю комбайннарының техник торышына, шулай ук теркәү документлары, тиешле категориядәге рөхсәт таныклыгы, аптечкалар, янгын сүндерү чаралары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Кабул итү барышында бөртек җыю комбайннарының герметиклыгы да тикшерелде. Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны «Сарман» агрофирмасы алды, ул максималь балл туплады, районның башка хуҗалыклары да 2020 ел уңышын җыеп алуга яхшы әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте. Комиссия авыл хуҗалыгы техникасының алда торган урып-җыюга югары әзерлеген билгеләп үтте һәм кыска вакыт эчендә, югалтуларсыз гына урып-җыю компаниясен тәмамларга теләде

 

Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International