2020 елның 16 июлендә Әгерҗе муниципаль районында АСК оешмалары арасында 2020 елгы урып-җыю, туфракны төп эшкәртү эшләренең һәм азык таратучы җайланмаларның әзерлеге буенча конкурс узды. «Татарский» авыл хуҗалыгы химиясе үзәге» ФДБУ директоры А.А. Локманов, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы бүлеге башлыгы К.В. Гыймазов, Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Д. Г. Гатауллин һәм хуҗалыклар белгечләре составындагы комиссия АСК оешмаларының һәм КФХларның әзерлеген тикшерде. Механизаторлар каршында сәламләү сүзе белән Әгерҗе районы администрациясе җитәкчесе А.Р. Вәлиев чыгыш ясады.
Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.