2020 елның 15 июлендә Балык Бистәсе муниципаль районында АСК оешмалары арасында ашлык җыю эшләренә әзерлек буенча конкурс узды. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары М.А.Мәхмүтов, КДАУ югары белем йортының машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләү кафедрасы мөдире А.В.Матяшин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы М.З.Мингалиев, Балык Бистәсе муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Л.К.Гыймаев җитәкчелегендәге комиссия ашлык җыю комбайннарының, туфракны көзге эшкәртү машиналарының әзерлеген, авыл хуҗалыгы торышын, кыр шартларында техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча күчмә пунктларның, кабул итү пунктларының әзерлеген бәяләде. Ашлыкны, ашлык киптергечләрне чистарту һәм саклау, инструктаж үткәрү чараларын үтәү, урып-җыю эшләрендә хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү мәсьәләләре тикшерелде. Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны «Кулон-Агро» ҖЧҖ алды, икенче урында – «Солтан а/ф» ҖЧҖ, өченче урында – «Кама-Агро» ҖЧҖ.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
