Бүген районның барлык хуҗалыкларында урып-җыю техникасының уракка әзерлеге буенча район конкурсы узды. Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов җитәкчелегендәге комиссия ашлык җыю комбайннарының әзерлеген тикшерде. Шулай ук конкурс эшендә Чүпрәле районы башлыгы Марат Гаффаров та катнашты. Быел район кырларына 76 комбайн чыгачак, аларга 35000 гектарга якын мәйданнан уңыш җыярга туры киләчәк. Ел саен, техниканы уракка иң яхшы әзерләү буенча уздырыла торган конкурс кысаларында, махсус комиссия «Эталон-Агро» ҖЧҖ, «Цильна» ҖЧҖ, П.В. Дементьев исемендәге агрофирма ҖЧҖ, «Ак Барс-Чүпрәле» ҖЧҖ, «А.А.Низамов», «И.Ф.Мәхмүтов», «А.М.Хисамов», «Н.П.Шишкин» «Ф.А.Хәйруллин крестьян-фермер хуҗалыкларын, «АгроТрансПорт» ҖЧҖ, «Р.А.Бикчуров» хуҗалыгын тикшерде. Быелгы конкурс кысаларында техниканы герметизацияләүгә аерым игътибар бирелде, шулай ук комбайннар ватылганда техник ярдәм оештырылуын тикшерделәр. Әлбәттә, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәү, махсус кием, ком, ут сүндергеч, көрәк һәм башка инвентарь белән тәэмин ителү, инструктаж буенча журнал булуы да игътибардан читтә калмады. Барлык комбайнчылар да яңадан әзерлек узган һәм эшкә рөхсәт алганнар. Механизаторлар ике сменада эшләячәк. Тиешле темпларны үтәгәндә, урып-җыюны 30 августка – Татарстан Республикасы һәм Чүпрәле районы көненә төгәлләү планлаштырыла. Барлык хуҗалыкларда да урып-җыю чорында кирәкле җиһазлар һәм запас өлешләр белән тәэмин ителгән күчмә ремонт бригадалары, махсус автомобильләр һәм янгын сүндерү өчен су белән тәэмин ителгән транспорт чаралары эшләячәк. Барлык комбайнчыларга да сезонлы нормалар һәм түләү бәяләре күрсәтелгән агротехник паспортлар бирелгән. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы Илдар Шәйхатдаров һәр комбайнчының тракторчы-машинист таныклыгында күрсәтелгән категория нигезендә транспорт белән идарә итүгә рөхсәтнең туры килү-килмәвен тикшерде. Комбайннарны карау барышында, беренче чиратта, аларның техник торышына игътибар бирелде, шулай ук янгын җиһазлары, беренче медицина ярдәме даруханәләре, запас су белән тәэмин ителүе тикшерелде. Район комбайнчылары югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте, мөмкин булган 60 баллдан 55 балл җыйдылар. «Цильна» ҖЧҖ, «Ак Барс-Чүпрәле» ҖЧҖ һәм кайбер крестьян-фермер хуҗалыклары бигрәк тә аерылып тора иде. Иң яхшы әзерләнгән игенчеләр район башлыгы грамоталары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде.
Рәшит Фәтхуллов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге башлыгы.
