Агымдагы елның 15 июлендә Азнакай муниципаль районында 2020 елда урып-җыюга, туфракны төп эшкәртүгә һәм азык таратучы катнашмаларга әзерлек буенча конкурс узды. Азнакай районы башлыгы М.З.Шәйдуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Р.Н. Булатов, Азнакай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.А. Исламов, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы И.Ф.Хәмитов һәм хуҗалык җитәкчеләре катнашындагы комиссия авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең 2020 елгы урып-җыю эшләренә әзерлеген тикшерде.
Тикшерү вакытында теркәү документлары, тиешле категорияле таныклык, аптечкалар, янгын сүндерү чаралары һәм комбайннарның техник торышына аерым игътибар бирелде.
Илназ Хәмитов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
