2020 елның 15 июлендә, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен 2020 елгы урып-җыю эшләренә вакытында һәм сыйфатлы әзерләүне тәэмин итү, урып-җыю мәйданнарында туфрак эшкәртү һәм терлекчелекнең продуктивлылыгын арттыру максатларында ашлык җыю комбайннарына тикшерү уздырылды. Тикшерү авыл хуҗалыгы министры урынбасары Т.Г.Таһирҗанов, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының әйдәп баручы белгече И.Р.Гарипов, районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы И.К.Исмәгыйлов, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы С.А.Попов катнашындагы комиссия тарафыннан уздырылды. Тикшерү барышында теркәлү документларының, тиешле рөхсәт категориясендәге таныклыкларның, аптечкаларның, янгын сүндерү чараларының булу-булмавына, тышкы яктырту приборларының, тавыш сигналының төзеклегенә махсус игътибар бирелде. Кабул итү барышында ашлык җыю комбайннарының герметиклыгы тикшерелде.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.