Питрәч муниципаль районының «Алкоторг» ҖЧҖендә техник карау узды

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек органнарында теркәлгән тракторларга, үзйөрешле машиналарга, тагылмаларга һәм башка төр машиналарга 2020 елга техник караулар уздыру графигы нигезендә Питрәч муниципаль районындагы сәнәгать предприятиеләренә карата әлеге төр чаралар үткәрү дәвам итә. 2020 елның 15 июлендә «Алкоторг» ҖЧҖ оешмасында контроль-диагностика приборлары кулланып техник карау уздырылды, анда 30 берәмлек электр штабелеры теркәлгән. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Ел саен оешма техниканың техник карауга бик югары дәрәҗәдә әзер булуын күрсәтә һәм 2020 ел да искәрмә түгел, тикшерүгә тәкъдим ителгән 21 берәмлек техника техник карап чыгуның барлык таләпләренә дә туры килә иде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

В.В.Максимов – Питрәч муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International