Бүген Апас муниципаль районында АСК оешмалары арасында 2020 елга урып-җыю эшләренә һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча урып-җыю техникасын кабул итү булды.
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов, Апас муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Радик Гыйсмәтов, механикалаштыру буенча консультант Марат Әхтәрәев, җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Нияз Гыйсматуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлеге башлыгы Ирек Солтанбәков составындагы комиссия районның тугыз хуҗалыгында булды.
Хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында ашлык җыю техникасы каралды, урып-җыю эшләрен башкарганда хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы мәсьәләләре өйрәнелде. Техниканы бер урыннан икенче урынга күчергәндә аны ИТР катнашында һәм ургычларын транспорт торышында гамәлгә ашырырга кирәклеге турында ассызыклап үтелде. Комбайннар арасындагы дистанцияне, башка транспорт чаралары узып китә алу мөмкинлеге өчен, оптималь арада үтәргә кирәк. Комбайннар хәрәкәте маршрутлары торак пунктларны урап узарга һәм гомуми файдаланудагы юлларны минималь кисеп узарга тиеш. Механизаторларны хезмәткә түләү бәяләре белән таныштырдылар, урып-җыюда катнашучы эшчеләрне стимуллаштыру турындагы нигезләмә хакында җиткерелде.
Конкурс нәтиҗәсендә комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 60 баллы система буенча бәяләде. Конкурс йомгаклары буенча I урын «АгроАктив» АХП ҖЧҖ бирелде, II урында – «Ибраһимов и К» АХП ҖЧҖ, III урында – «Свияга» АХП» ҖЧҖ Горбунов бүлекчәсе.
Апас муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов, урып-җыю техникасын әзерләүдә катнашкан барлык механизаторларга, белгечләргә һәм җитәкчеләргә рәхмәт белдерде, урып-җыю эшләрен уңышлы тәмамлауларын теләде.
Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.