2020 елның 14 нче июлендә «Симет» ҖЧҖ, «Юлбат» АХП» ҖЧҖ һәм «Мөхәммәтшин З.З.» крестьян-фермер хуҗалыгында ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды. Барлык тәкъдим ителгән техника РФ Хөкүмәтенең 13.11.2013 ел, №1013 карары белән расланган Техник торышына дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнарда теркәлгән үзйөрешле машиналарга һәм техниканың башка төрләренә техник күзәтү үткәрү кагыйдәләре таләпләре нигезендә әзерләнгән иде. Янгын куркынычсызлыгын тикшерүгә һәм механизаторларда тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмауга махсус игътибар бирелде.
Барлык тәкъдим ителгән техника техник карау узу турында таныклык тапшырылып, тикшерүне уңышлы узды.
Р.Р. Харисов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге башлыгы.
