Татарстан районнарында АСК оешмалары арасында 2020 елгы ашлык җыю эшләренә әзерлек буенча конкурслар бара. Питрәч муниципаль районында комиссия бу эшне 14 нче июльдә үткәрде һәм 6 авыл хуҗалыгы формированиесен тикшерде. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары М.А.Мәхмүтов, Казан дәүләт аграр университетының машиналарны эшләтү һәм ремонтлау кафедрасы мөдире А.В.Матяшин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И.Р.Хафизов, Питрәч муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы В.В.Максимов, районның инженер-техник тәэминат бүлеге башлыгы В.И.Захаров, районның игенчелек буенча консультанты Г.С.Фәйзуллин катнашындагы комиссия ашлык җыю комбайннарының, туфракны көзге эшкәртү машиналарының әзерлеген, авыл хуҗалыгы торышын, кыр шартларында техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт, ашлык киптергечләрне чистарту һәм саклау, инструктаж үткәрү чараларын үтәү, ашлык-кузак, техник һәм май культураларын җыйганда хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү торышын бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Макс-Ойл» ҖЧҖ алды, икенче урында – «Агролак-К» ҖЧҖ,өченче урында «ПКЗ Казанский» ҖЧҖ.
В.В.Максимов – Питрәч муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.
