Агымдагы елның 14 нче июлендә Теләче муниципаль районында урып-җыюга, 2020 елгы туфракны төп эшкәртүгә һәм азык таратучы катнашмаларга әзерлек буенча конкурс узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н. Хаҗипов, «Республика ветеринария лабораториясе» дәүләт учреждениесе башлыгы А.Р. Гәрәев, Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтының Белем бирү-методика үзәге җитәкчесе Ф.Г. Әхмәтов, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Х.Х. Нәзиров һәм хуҗалык җитәкчеләре катнашындагы комиссия авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең 2020 елгы урып-җыю эшләренә әзерлеген, урып-җыю мәйданнарында туфрак эшкәртүне һәм терлекчелекнең продуктлылыгын арттыруны тикшерде.
Әлеге эш югарыда күрсәтелгән юнәлешләр буенча семинар-киңәшмә рәвешендә оештырылды. Шуңа күрә урыннарда тәкъдим ителгән техниканы карап чыкканнан соң, «Игенче» ҖЧҖ базасында, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм алдынгы белгечләре катнашында, уңай нәтиҗәләр һәм кыска вакыт эчендә эшләп бетерелмәгән җитешсезлекләр күрсәтелде.
Җыелган баллар буенча конкурс урыннары түбәндәге тәртиптә бүленде: «Алан» ҖЧҖ, «Игенче» ҖЧҖ, «Агролак»ҖЧҖ.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.