2020 елның 13 нче июлендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары И.Х.Габдрахманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, Яңа Чишмә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Л.Е. Богомолов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш белгечләре, районның дәүләт техник күзәтчелек бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Рәис Хисмәтуллин составындагы комиссия районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә урып-җыю комбайннарын, туфракны төп эшкәртү техникасын һәм азык тарату чараларын кабул итте.
Тикшерү барышында, киләсе уңышны җыеп алганда югалтуларны булдырмау максатында, комбайннар контроль суктыру узды. Механизаторларга эш хакы түләү формасы һәм өстәмә кызыксындыру төрләре турында да җиткерелде. Куркынычсызлык техникасын һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә махсус игътибар юнәлтелде. «Закрома» ҖЧҖ, Скоков Н.А., «Архангельское» КФХ, «Агро-Основа» ҖЧҖ механизаторлары, җитәкчеләре һәм белгечләре алда торган урып-җыю эшләренә намус белән һәм сыйфатлы итеп әзерләнгән. Шунысы куанычлы, район хуҗалыклары яңа комбайннар һәм тракторлар сатып алган. «Архангельское» крестьян-фермер хуҗалыгы – ашлык җыю комбайны һәм энергия белән куәтләндерелгән трактор, Скоков Н.А. крестьян-фермер хуҗалыгы – ике ашлык җыю һәм бер азык җыю комбайны, Козлов М.И. крестьян-фермер хуҗалыгы – бер ашлык җыю комбайны, «Агро-Основа» ҖЧҖ энергия белән куәтләндерелгән ике трактор сатып алган.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
