2020 елның 11 нче июлендә, Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов җитәкчелегендә, «2020 ел уңышын җыеп алуга әзерлек» темасына авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, төзелеш оешмалары, банклар җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәдә Рәмис Хатыйпович, «РосАгролизинг» АҖ программасын һәм техниканы ташламалы кредитлау программасын кулланып, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм КФХ башлыклары өчен ашлык җыю комбайннарын ремонтлап бетерү һәм машина-трактор паркын яңарту бурычларын билгеләде. Шулай ук авыл хуҗалыгы формированиеләрендә техник караулар уздыру һәм техниканың урып-җыюга әзерлеге турындагы нотык белән Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы бүлеге башлыгы С.А. Балантаев та чыгыш ясады.
Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.