Апас муниципаль районында 2020 елның 10 нчы июлендә агросәнәгать комплексы оешмалары арасында туфракны төп эшкәртү буенча сабанчылар конкурсы узды.
Конкурс Апас муниципаль районының «Свияга» АХП ҖЧҖ территориясендә узды.
Конкурста катнашу өчен районның 4 хуҗалыгыннан механизаторлар гариза тапшырды, туфрак эшкәртү техникасының төрле маркалары булган 20 берәмлек трактор җәлеп ителде.
Апас муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов чараның йомгаклау сүзе белән чыгыш ясады, үткәрелгән чараның нәтиҗәлелеген уңай бәяләде һәм конкурста катнашучыларга рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырды.
Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.