Әлки муниципаль районында, 2020 елга эш планы нигезендә һәм 2020 елның 23 июнендәге 01-05/71-пр номерлы боерык нигезендә, 13 нче июльдән 26 нчы июльгә кадәр «Хосусый зат» профилактик операциясе үткәрелә. Чараның максаты – шәхси хуҗалар һәм юридик затларныкы булган үзйөрешле техниканың һәм тагылмаларның техник торышын, алардан файдаланганда эксплуатациягә рөхсәт булу-булмавын, тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары булу-булмавын, дәүләт теркәү билгеләре таләпләренә туры килү-килмәүне һәм бу билгеләрне урнаштыру таләпләре үтәлешен тикшерү. 17 үзйөрешле машина һәм тагылма тикшерелде, бер административ беркетмә төзелде.
А.Н.Петухов – Әлки муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.
