Яңа Чишмә муниципаль районында аграр көллиятне тәмамлаучыларга дипломнар тапшырылды

2020 елның 10 июле, җомга

2020 елның 9 нчы июлендә Алексеевск аграр көллиятенең Яңа Чишмә филиалында чыгарылыш сыйныф укучыларына дипломнар тапшырылды. Тантанада чыгыш ясаучыларның барысы да чыгарылыш белгечләрне котлады, аларга уңышлар һәм алган белемнәрен һәм күнекмәләрен оста куллануларын теләде. Бу чарада район дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Рәис Хисмәтуллин катнашты.

 

  

Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International