Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә кадрларга булган ихтыяҗны билгеләү буенча сораштыру үткәрә.
Сораштыруның максаты – оешмаларның мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә белгечләр белән тәэмин ителү һәм белем бирү оешмаларын тәмамлап чыккан белгечләр әзерлегеннән канәгатьлек дәрәҗәсен билгеләү, мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә персонал сайлауда кыенлыкларны ачыклау һәм әлеге белгечләрнең санын үзгәртү буенча планнар төзү.
Алынган нәтиҗәләр мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә төрле белем дәрәҗәсенә һәм белгечлеккә ия булган белгечлекләрне, аларны һөнәри яктан әзерләү, мәгариф программаларын камилләштерү күләмнәрен билгеләү өчен кулланылачак.
Сораштыру үткәрү вакыты: 2020 елның 15 нче июленә кадәр.
Анкета түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган:https://itsecurity2020.vcot.info/. Анкета оешма җитәкчесе, персонал белән идарә итү бүлекчәсе җитәкчесе яки персонал белән идарә итү бүлекчәсендәге, кадрлар хезмәтендәге белгеч; башка бүлекчәләрдәге җитәкчеләр тарафыннан тутырылырга мөмкин.