Азнакай муниципаль районындагы «Габдрахманов А.Г.» крестьян-фермер хуҗалыгында техник карау узды

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

2020 елның 8 нче июлендә Азнакай муниципаль районындагы «Габдрахманов А.Г.» крестьян-фермер хуҗалыгында үзйөрешле техникаларга һәм комбайннарга еллык техник карау уздырылды. Техник карауга 12 берәмлек техника китерелде. Карауга тапшырылган техниканың барысына да техник карау узу турында таныклыклар бирелде. Машиналарны һәм тагылмаларны тикшерү барышында тышкы кыяфәтенә, теркәлү документлары, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, дәүләт теркәвенә алу тамгасы булу-булмауга, машина агрегатлары номерларының документларда күрсәтелгән белешмәләргә, машиналарның техник торышына туры килү-килмәвенә зур игътибар бирелде.

           

Илназ Хәмитов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International