Сарман муниципаль районында ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

2020 елның 6 нчы һәм 8 нче июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге башлыгы тарафыннан, элек расланган график нигезендә һәм гаризалар нигезендә, «Сарман» агрофирмасы ҖЧҖ һәм «Нуркеево» агрофирмасы ҖЧҖдәге ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды. Техник торышны тикшерүдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре дә катнашты. Тикшерү вакытында теркәү документлары, тиешле категорияле таныклык, аптечкалар, янгын сүндерү чаралары һәм комбайннарның техник торышына аерым игътибар бирелде. Техник карауга барлыгы 32 берәмлек ашлык җыю комбайны тәкъдим ителде.  Техник карау йомгаклары буенча техник карау узмаган 2 комбайнга, җитешсезлекләренә күрсәтеп, техник карау актлары төзелде.  Комбайннарның техник карауга югары әзерлекле булуын билгеләп үтәсе килә, бу 2020 ел уңышын вакытында һәм сыйфатлы җыеп алу мөмкинлеге бирә. Районның башка хуҗалыкларында урып-җыю комбайннарына техник карауларны 2020 елның 10 нчы июленә кадәр төгәлләү планлаштырыла.

 

Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International