«Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгеләрен тапшыру

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» дигән истәлекле билгеләр тапшырылды. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлеге башлыгы Бакиров Фәнис Галимҗан улына һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш муниципаль районы бүлеге башлыгы Гәрәев Радик Әнвәр улына Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков бүләкләр тапшырды.

Мөнир Халиков дәүләт техник күзәтчелек системасында бүләкләнүчеләрнең зур эш тәҗрибәсенә ия булуы һәм дәүләт техник күзәтчелек хезмәте үсешенә зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International