2-4 июль көннәрендә Татарстанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган «ТАТАРСТАНДА КЫР КӨНЕ-2020» дип аталган кыр форматындагы иң зур күргәзмә узды, анда дәүләт техник күзәтчелеге хезмәткәрләре дә катнашты. Күргәзмәдә бөртекле культураларның, көнбагышның һәм кукурузның яңа сортларын гына түгел, ә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен, шул исәптән безнең Татарстанда җитештерелгән техниканың киң линейкасын да күрергә мөмкин иде. Татарстан мелиораторлары киң тамашачыга «Казанка» дип аталган су сиптерү машинасын тәкъдим итте. 2016 елдан башлап Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләре кырларында уңышлы эшли торган 100 берәмлектән артык су сиптерү машинасы эшләп чыгарылган һәм монтажланган. Су сиптерү машинасын тиздән Бөтенроссия кыр көнендә дә күрсәтәчәкләр, әлеге чара 9-11 июль көннәрендә on-line форматында узачак.
https://agro.tatarstan.ru/index.htm/news/1780799.htm