Буа ветеринария техникумында үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына чираттагы квалификация имтиханы уздырылды

2020 елның 7 июле, сишәмбе

2020 елның 6 нчы июлендә «Буа ветеринария техникумы» ДАҺБУ белем бирү йортында «В», «С», «D», «E», «F» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукы алу өчен чираттагы квалификация имтиханы уздырылды. Авыл хуҗалыгы юнәлешендә тракторчы-машинист әзерләү курсларын тәмамлаган 18 дәгъвачы арасыннан ундүрт кеше имтиханның теория һәм гамәли өлешен уңышлы тапшырды.  Имтихан хәзерге шартларны исәпкә алып үткәрелде. Короновирусның гамәлдәге пандемиясе шартларында, COVID-19 таралуына юл куймас өчен, катнашучылар арасында шәхси һәм иҗтимагый куркынычсызлык чаралары катгый сакланып эш ителде. Тиздән имтихан тапшыручыларның барысы да тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Нинди дә булса җитди сәбәпләр аркасында әлеге имтиханда катнаша алмаганнар өчен 7 көннән соң яңа имтихан оештырылачак.

 

 

Евгений Разбитнов – бүлек башлыгы, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International