2020 елның 2 нче июнендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлеге тарафыннан «Сарман аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә «B», «C», «E», «F» категорияләре буенча үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтихан үткәрелде. Чыгарылыш сыйныф укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Сынауларны уңышлы узган укучылар тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак. Имтиханны бирә алмаучылар өчен 7 көннән соң сынауны яңадан тапшырып карау мөмкин булачак.
Рамил Зарафетдинов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.