2020 елның 30 нчы июнендә Арча агросәнәгать һөнәр көллиятендә «В», «С», «D», «Е», «F» категорияләрендә тракторчы-машинист таныклыклары алуга квалификация имтиханнары узды. Имтиханга 10 кеше кертелде, аларның икесе имтиханны тапшыра алмады. Сынауларны уңышлы тапшырган студентлар шушы көннәрдә тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак.
М.Р.Габдрахманов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге башлыгы.