2020 елның 29 нчы июнендә Тәтеш муниципаль районы Олы Тормы авыл җирлегендә физик затларга караган үзйөрешле техникага техник карау уздырылды. Техник карауга 11 берәмлек техника тәкъдим ителде, аларның 10сына техник карау узу турында таныклыклар бирелде, 1 техникага акт төзелде. Милекчеләргә тракторчы-машинист таныклыгын алыштыру кагыйдәләре һәм тәртибе турында аңлатылды. Шулай ук 2020 елның 13 нче июленнән башлап 26 нчы июленә кадәр районда «Хосусый зат» профилактик операциясенең үткәреләчәге турында да җиткерелде.
Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.