«ДОСААФ»ның Балтач автомәктәбе базасында имтиханнар узды

2020 елның 30 июне, сишәмбе

2020 елның 29 нчы июнендә Татарстан Республикасы ДОСААФ оешмасының Балтач автомәктәбе базасында «АІ», «В», «С» категорияләрендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Имтиханга 12 кеше кертелде, аларның 4се сынауны тапшыра алмады, калганнары өчен имтихан уңышлы узды. Сынауларны уңышлы тапшыручылар тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак.

М.Р.Габдрахманов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International