Ел саен уздырыла торган техник карау графигы буенча, 2020 елның 29 нчы июнендә «АВГУСТ-АЛАБУГА» ҖЧҖ предприятиесендә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Барлыгы 14 берәмлек техника күрсәтелде. Машиналарның техник торышына һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә, тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. «АВГУСТ-АЛАБУГА» ҖЧҖ хезмәткәрләре белән юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Уздырылган техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында 14 таныклык бирелде.
Марсель Шияпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.