2020 елның 29 нчы июнендә Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы базасында чыгарылыш сыйныф укучылары арасында B һәм C категорияләре буенча имтиханнар узды. Сынауга 10 кеше кертелде. Имтихан нәтиҗәләре буенча 6 кеше аны уңышлы тапшырды. Якын арада алар таныклыклар алачак. Имтихан тапшырмаган кешеләргә яңадан сынау бирергә туры киләчәк.
Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
