2020 елның 29 нчы июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге тарафыннан «СБО «Шинник» предприятиесендә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Техник карауга 11 берәмлек техника тәкъдим ителде. 11 техника буенча техник карау узу турында таныклыклар бирелде. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына, техника йөртүчеләрнең махсус кием белән тәэмин ителүенә аерым игътибар бирелде.
Рәмзин Мөниров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.