2020 елның 26 нчы июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат муниципаль районы һәм Аксубай муниципаль районы бүлеге тарафыннан «Трактор-Тагылма» уртак профилактик операциясе уздырылды. Тикшерү барышында шәхси хуҗаларда һәм юридик затларда булган үзйөрешле техниканың һәм тагылмаларның техник торышына, тракторчы-машинист таныклыгына, теркәү документларына һәм янгын сүндерү чаралары булуына игътибар бирелде. 11 берәмлек техника тикшерелде һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча 2 беркетмә төзелде.
Д.Ю. Кудряшов – Нурлат муниципаль районы баш дәүләт инженер-инспекторы.