Мамадыш муниципаль районы территориясендә ел саен үткәрелә торган «Трактор-Тагылма» профилактик операциясе үткәрелде. Профилактик операция барышында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш муниципаль районы буенча территориаль бүлек башлыгы И.Р. Сафин һәм Балык Бистәсе муниципаль районы буенча территориаль бүлек башлыгы Л.К.Гыймаев катнашында рейдлар уздырылды. Күчмә рейдлар вакытында 110 артык үзйөрешле машина һәм тагылма тикшерелде. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3, 12.37 статьялары нигезендә тәртип бозучыларга карата административ хокук бозу турында 16 беркетмә төзелде. Хокук бозу очраклары административ эшләргә теркәү өчен фотоаппаратурага төшерелде. Дәүләт номер билгесенә, теркәлү турындагы таныклыкларга, машина йөртүче таныклыгына, техник карау узу турындагы таныклыкка, ОСАГО полисына, ут сүндергечләр, аптечка белән тәэмин ителүгә, шулай ук тавыш һәм яктырту приборларының булу-булмавына һәм төзеклегенә, чисталыкка, ягулык, май калдыклары булмавына аерым игътибар бирелде.
Илнур Сафин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.