2020 елның 25 нче июнендә Келәш авыл җирлегендә техник карау уздырылды. Тикшерүгә 15 берәмлек үзйөрешле машина һәм тагылмалар тәкъдим ителде. 14 машина техник карау узу турында таныклык алды, 1 берәмлек буенча акт төзелде. Техник карау барышында техника хуҗаларына куркынычсыз эксплуатацияләүнең төп моментлары, техник карау уздыру кагыйдәләре һәм тәртибе турында аңлатылды. Үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү вакытында килеп чыга торган төп җитешсезлекләр һәм әлеге җитешсезлекләрнең ихтимал нәтиҗәләре турында әйтелде.
Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.