Баулы аграр көллиятендә имтиханнар булды

2020 елның 26 июне, җомга

2020 елның 25 нче июнендә «Баулы аграр көллияте» дәүләт автономияле һөнәри белем бирү учреждениесендә «B», «C», «E», «F» категориясе буенча «Авыл хуҗалыгы производствосында тракторчы-машинист» һөнәренә укыган укучылар арасында имтиханнар узды. 9 курсант һөнәри әзерлек үтте. Аларның барысы да имтиханга кертелде.                                                                                                                                                       

Имтиханның теория һәм гамәли өлешен уңышлы тапшырган барлык курсантлар тиздән таныклыклар алырга тиеш, ә аерым категория буенча имтиханнарны тапшыра алмаган 2 кеше өчен өстәмә имтиханнар 7 көннән соң булачак.

   

 Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International