Кайбыч муниципаль районында «Трактор-Тагылма» профилактик операциясе

2020 елның 26 июне, җомга

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе боерыгы нигезендә 2020 елның 8 нче июненнән 28 нче июненә кадәр Кайбыч муниципаль районында «Трактор-Тагылма» профилактик операциясе үткәрелә. Операция вакытында шулай ук ЮХИДИ юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре белән уртак рейдлар да үткәрелә. Күчмә рейдлар вакытында 25тән артык үзйөрешле машина һәм тагылма тикшерелде. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы нигезендә, теркәмичә эксплуатацияләү, техник җитешсезлекләр буенча кагыйдә бозучыларга карата беркетмәләр төзелде, штрафлар һәм кисәтүләр рәвешендә административ җәза билгеләнде.  Административ эшләргә теркәү өчен җитешсезлек очраклары фотоаппаратурага төшерелде.

М.Н. Серебряков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International