2020 елның 24 нче июнендә Алексеевск аграр көллияте филиалында «B», «C», «D», «E», «F» категориясенә «Авыл хуҗалыгы производствосында тракторчы-машинист» һөнәре буенча белем алган 301 нче уку төркемендә имтихан үткәрелде. 22 укучы арасыннан бары тик 18 студент кына имтиханнарны уңышлы тапшырды. Имтиханны уңышлы тапшыручылар тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачак. 7 көннән соң яңа имтихан булачак.
А.Н.Петухов – Әлки муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.