Минзәлә муниципаль районында «Трактор-Тагылма» профилактик операциясе кысаларында үткәрелгән рейдларның нәтиҗәләре шуны күрсәтә: үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү кагыйдәләрен төп бозучылар – физик затлар. Шулай итеп, 2020 елның 8 июненнән 23 июненә кадәр физик затлар тарафыннан ачыкланган 9 бозу очрагы буенча административ чаралар күрелде, алар арасында техник карау узмыйча гына транспортны эксплуатацияләү төп җитешсезлек очраклары булып тора. Әлеге категория машиналарга техник карау, эксплуатация чорына һәм ешлыгына карамастан, расланган график нигезендә гамәлгә ашырыла.
Р.М.Гыйльманов – Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.
