2020 елның 23 нче июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков рәислегендә Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе утырышы узды.
Комиссия утырышы эшендә Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсеннән баш киңәшче Руслан Никонов катнашты.
Комиссия утырышында дәүләт граждан хезмәткәрләренең башка түләүле эш башкару нияте турындагы хәбәрләре каралды.
Шул ук көнне, Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең дә утырышы уздырылды.
Комиссия утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе рәсми сайтының «Коррупциягә каршы көрәш» бүлеген алып бару турында; 2019 елда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүче затларның һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында; 2020 елның хисап чорында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең бюджет чараларын максатчан һәм нәтиҗәле файдалануга эчке финанс контролен һәм аудитын гамәлгә ашыру турында; Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә коррупциягә каршы көрәш һәм административ-хуҗалык эшчәнлеген гамәлгә ашырганда коррупция күренешләрен профилактикалауга юнәлтелеп күрелә торган чаралар турында; дәүләт хезмәтләре күрсәтү регламентлар үтәлешенең гамәлдәге законнарга туры килү-килмәве турындагы мәсьәләләр каралды.
Шулай ук 2020 елның I кварталында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары тарафыннан тапшырылган коррупциягә каршы көрәш чаралары белешмәләренә анализ нәтиҗәләре буенча күзәтү ясалды һәм Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан әзерләнгән 2019 елда Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтнең торышы һәм коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында җыелма хисап каралды.