Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә вакантлы вазыйфа биләү буенча конкурс йомгаклары

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлеге башлыгы дигән вакантлы вазыйфасын биләү буенча конкурс узды. Конкурста 3 кеше катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков җитәкчелегендәге конкурс комиссиясе Гафуров Илмир Әмир улын конкурста җиңүче дип таныды. Моннан тыш, конкурс комиссиясе Яппаров Эдуард Фәрит улын Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең кадрлар резервы составына кертү турында карар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International