Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Гафиятуллин Мөнир Минхәйдәр улы рәислегендә Иҗтимагый совет утырышы узды.
Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр билгеләнгән иде:
санитар-эпидемиологик вәзгыять начарлануга бәйле рәвештә чикләү чаралары гамәлдә булган чорда һәм чәчү вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе эшчәнлеге турында;
үзйөрешле машиналарны йөртүчеләр арасында җәрәхәтләнү очракларын киметүгә юнәлдерелгән Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе чаралары турында;
аттракционнарны теркәү һәм урамнардан йөрми торган транспортны техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм алардан файдалану кагыйдәләрен үтәүгә федераль дәүләт контролен гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенә яңа вәкаләтләр тапшыруны күздә тоткан норматив хокукый актлар турында.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең административ регламентлары турында фикер алыштылар.