2020 елның 26 нчы июнендә Теләче муниципаль районында яшәүчеләр ТР Баш дәүләт инженер-инспекторы Радик Зыятдиновка сорауларын җиткерә алачак

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов 2020 елның 26 нчы июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы бүлегендә, ZOOM онлайн-платформасыннан файдаланып, гражданнарны видеоконференция режимында кабул итәчәк.

Гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча башкарылачак: ТР, Теләче авылы, Ленин урамы, 46 йорт, 10.00-11.00 сәгатьләрдә.

Белешмәләр өчен телефоннар: (884360)2-16-11, 8(843)221-77-85.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International