2020 елның 18-22 нче июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге тарафыннан «Нижнекамскшина» ГАҖ үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Техник карауга 256 берәмлек техника китерелде. 240 техника буенча техник карау узу турында таныклыклар бирелде. Ут приборларының төзек булмавы өлешендә ачыкланган бозулар буенча 16 берәмлек техникага техник карау актлары төзелде. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына, механизаторларның махсус кием белән тәэмин ителүенә аерым игътибар бирелде.
Рәмзин Мөниров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
