2020 елның 22 нче июнендә Арча муниципаль районында «Трактор-Тагылма» профилактик операциясе кысаларында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә һәм Арча муниципаль районнары баш дәүләт инженер-инспекторлары Р.Сабиров һәм Г.Касыймов уртак рейд үткәрде. Рейд барышында 14 берәмлек үзйөрешле техника һәм тагылма тикшерелде. Ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча төрле хокук бозулар өчен 7 беркетмә төзелде, аларның 1се теркәлмәгән техниканы эксплуатацияләүгә керткән өчен административ хокук бозу турында вазыйфаи затка төзелде.
Габделхак Касыймов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.