2020 елның 22 нче июнендә «Апас аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә «B», «C», «D», «E», «F» категориясе буенча «Авыл хуҗалыгы производствосында тракторчы-машинист» һөнәрен үзләштергән 71 нче уку төркемендә имтихан үткәрелде. 22 укучы арасыннан бары тик 12 студент кына имтиханнарны уңышлы тапшыра алды. Имтиханны уңышлы тапшыручылар тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгын алачак. 7 көннән соң яңа имтихан булачак.
Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.