Актаныш муниципаль районында «Трактор-2020» профилактика операциясе уза

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Профилактик операцияне гамәлгә ашыру кысаларында районда рейдлар оештырылды, шул исәптән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә дә. Авыл җирлекләре территорияләрен тикшерү барышында терлек азыгы әзерләү белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы техникасына сайланма тикшерү уздырылды. Узган атнада барлыгы 52 берәмлек техника каралды. Ачыкланган бозу очраклары буенча административ йогынты чаралары күрелде. Техниканың куркынычсыз эксплуатацияләү чаралары белән комплектланмавы, кирәкле техник документациянең булмавы, техник карауны үз вакытында уздырмау төп җитешсезлек очраклары булып тора.

И.М.Хәкимов – Актаныш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International