Әлки муниципаль районында «Трактор-Тагылма» операциясен уздыру турында

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

2020 елның 20 нче июнендә Әлки муниципаль районында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки бүлеге тарафыннан «Трактор–Тагылма» профилактик операциясе буенча уртак рейд үткәрелде. Рейдның максаты – үзйөрешле машиналарны закон таләпләренә туры китереп эксплуатацияләүне контрольдә тоту, юл-транспорт һәлакәтләренә юл куймау. Рейд барышында 19 берәмлек техника тикшерелде, ачыкланган бозулар буенча 2 административ беркетмә төзелде, шуларның берсе вазыйфаи затка тапшырылды.

 

А.Н.Петухов – Әлки муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International